news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда картинг хәрәкәтен башлаучы, судья һәм тренер Евгений Шафранов вафат

Мәрхүмне 25 мартта Казанда автодромнан соңгы юлга озаталар.

Татарстанда картинг хәрәкәтен башлаучы, судья һәм тренер Евгений Шафранов вафат
https://minsport.tatarstan.ru

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 23 мартта бөтенроссия категориясе булган судья, Татарстан автомобиль спорты федерациясенең трассалар буенча комитеты рәисе, картинг буенча «Титан» кече академиясе президенты Евгений Шафранов 70 яшендә озак авырудан соң вафат булды.

Евгений Шафранов СССРның спорт мастеры, Татарстанда картинг хәрәкәтенең баш идеологы, картинг кече академиясенең алыштыргысыз җитәкчесе, оста тренер, гадел һәм принципиаль техник комиссар иде, диелә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов исеменнән кайгы уртаклашу хәбәрендә.

«Аның тормыш юлы — билгеләнгән максатка ирешүгә армый-талмый омтылу дәлиле. Аның казанышлары яшь буын өчен лаеклы үрнәк булуы бәхәссез. Аның якты истәлеге мәңгегә безнең йөрәкләрдә сакланыр. Мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз», диелә бу хәбәрдә.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 25 мартта 10.00 сәгатьтә «Казан-ринг» автодромында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100