news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метроның компьютер программасы эшчәнлеге бозылу сәбәпле поездлар туктаган

Казан метрополитенының баш инженеры искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта әлеге җитешсезлек бетерелгән һәм поездлар хәрәкәте торгызылган.

Казанда метроның компьютер программасы эшчәнлеге бозылу сәбәпле поездлар туктаган
архив

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Бүген иртән Казан метросының программа тәэминаты системасы эшчәнлегендә өзеклек килеп чыгу аркасында поездлар туктап калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең баш инженеры Алексей Смирнов хәбәр итте.

Моннан бер сәгать элек әлеге хәлнең шаһиты булган кешеләр социаль челтәрләрдә «Әмәт» метро станциясендә составның сафтан чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Пассажирларга платформага төшәргә туры килгән.

«Иртән метроның бөтен линиясендә көчәнеш барлыкка килде. Бу „Таулар“ метро станциясенең ярдәмче станциясендә дә чагылыш тапты. Анда көчәнеш бирү өчен җаваплы программа белән тәэмин итү системасында өзеклек килеп чыкты», — дип аңлатты Казан метрополитенының баш инженеры.

Ул искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта әлеге җитешсезлек бетерелгән һәм поездлар хәрәкәте дәвам иттерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100