news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яр Чаллыда яшәүче 32 яшьлек ханымны көчләүдә шикләнелә

Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә

(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 34 яшьлек И. С.га карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 131 нче маддәсенең 1 нче часте (көчләү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.
Башлангыч версия буенча, 5 нче март көнне кичен, Яр Чаллының яңа өлешендә яшәүче С.га кунакка 32 яшьлек ханым килә. Берникадәр вакыттан соң, спиртлы эчемлекләр куллангач, кунак өенә кайтырга карар кыла. Әмма шикләнелүче ханымга берничә тапкыр сугып, көч куллану белән янап, аны көчли. Аннан соң зыян күрүче хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
С. гаебен танымаган. Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot