news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы сәнәгать зонасында керамик плитә склады яна

Янгын бүген көндезге сәгать икедән соң Казан проспектында чыккан.

Чаллы сәнәгать зонасында керамик плитә склады яна

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Чаллы сәнәгать зонасында керамик плитә склады яна.

Бүген, 14.34 сәгатьтә янгын сагы номерына Казан проспектында 242/3 йортында янгын чыгу турындагы хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын урынына Чаллы гарнизоны хезмәткәрләре килгән. Янгын 1000 кв.метр мәйданлы бинада чыккан, анда керамик плитәләр склады булган.

Янгын зыян китергән мәйдан күләмен һәм янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Зыян күрүчеләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100