news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртәләр

Машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш ителә.

 Буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртәләр

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.

Элегрәк «Татар-информ» 25 февральдә Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелүе турында хәбәр иткән иде. Шул уңайдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика халкына һава торышы начарланган вакытта сак булу турында искәрттеләр.

Җәяүлеләргә уңайлы һәм таймый торган аяк киеме кияргә киңәш итәләр. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән элемтә чаралары һәм навигация приборлары булдыру мөһим. Юлны җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга кирәк.

Машина йөртүчеләргә бик кирәк булмаганда юлга чыкмый торырга киңәш итәләр. Юлда игътибарлырак булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә һәм буран шартларында куркынычсыз булачак тизлекне сайларга кирәклеген искәртәләр.

Көчле җил вакытында өйдән чыкмаска, шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска киңәш ителә. Урамда зыян китерерлек объектлардан ераграк торырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле.

Бәла-каза булган очракта ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 һәм 101 номерларына шалтыратырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100