news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда биш катлы йорттан алты кешене эвакуацияләгәннәр

Бүген иртән Губкин урамында янгын чыккан.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Казанда биш катлы бинадан алты кешене эвакуацияләгәннәр. Анда янгын чыккан. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Губкин урамындагы йортның дүртенче катында фатир януы турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр бишенче каттан алты кешене эвакуацияләделәр, аларның икесе балалар.

5 квадрат метр мәйданда янгын 20 минуттан соң сүндерелде. Беркем дә зыян күрмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100