news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы бассейнында балалар хлор парлары белән агуланганнан соң җинаять эше ачылды

Җинаять эше «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча кузгатылды.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Чаллы бассейнында балалар хлор парлары белән агуланганнан соң җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, берничә гаилә Чаллының Боровецкий урманындагы «Тонус» ял базасында сауна һәм бассейны булган кунак йортын арендага алган. Балалар һәм үсмерләр бассейнда бер сәгать буе су коенган, шуннан соң аларның хәле начарланган.

Кунак йортында барлыгы 18 кеше (шуларның тугызы – балалар) ял иткән, 7-17 яшьлек алты бала һәм үсмерне хастаханәгә озатканнар, аларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән.

Әлеге уңайдан «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

«Татар-информ» агентлыгы алты бала һәм үсмернең «Тонус» турбазасы бассейнында су коенганнан соң хастаханәгә озатылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Республика прокуратурасы бу уңайдан шунда ук тикшерү эшен башлады. Роспотребнадзор белгечләре бассейн урнашкан бинаның һавасында хлор концентрациясенең тиешледән өч тапкыр артык булуын ачыклады.

Турбаза бассейнында ял итүчеләрнең агулану факты буенча җинаять эшен тикшерүне ТР прокуратурасы үз контроленә алды, дип хәбәр итте агентлыкка ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100