Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлы үги кызына карата көч куллануда гаепләнә
Кыз, үги атасыннан куркып, булган хәлләр турында беркемгә дә сөйләмәгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда үги кызын көчләүдә гаепләнгән 29 яшьлек А.М.ка карата җинаять эше судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Тикшерү фаразынча, ТР Әтнә районының Түбән Көек авылында ул ир заты 2012 нче елның маеннан алып, 2013 нче елның мартына кадәр 1999 нчы елгы үги кызын даими рәвештә көчләгән. Кыз, үги атасыннан куркып, булган хәлләр турында беркемгә дә сөйләмәгән. Ләкин 2013 нче елның мартында җирле фельдшер баланың үз-үзен тотышында сәер күренешләр сизгән, һәм әңгәмә вакытынңа кыз аңа барын да сөйләгән. Җинаять эшен тикшерү барышында Мәрдәновның 49 көч куллану эпизодында катнашы ачыкланган.
Ир гаебен танымаган. Тикшерү шикаяте буенча, суд тарафыннан аңа карата сак астына алу чарасы күрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз