Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда, ришвәт алган өчен, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге хастаханәсенең баш табибы хөкем ителгән
Суд тарафыннан аңа карата сәламәтлек саклау органнарында җитәкче вазыйфаларын башкару хокукыннан азат итү турында карар чыгарылмаган
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы суды Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге хастаханәсенең баш табибы Валерий Погорельцевка хөкем карары чыгарган. Ул арадашчы аша ришвәт алуда гаепләнелә, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” МАна район прокуратурасында.
Былтыр 29 нчы ноябрьдә Погорельцев, хезмәт урыныннан һәм вәкаләтләреннән файдаланып, медицина учреждениесе элмә тактасын әзерләү һәм монтажлауга килешү төзү өчен, “Гарант+” ҖЧҖ директорыннан 10 мең сум алган.
Дәүләт гаепләүчесе судка гаепләнүчегә 1 ел срокка сәламәтлек саклау органнарында җитәкче вазыйфаларын биләү хокукыннан азат итү белән 300 мең сум күләмендә штраф билгеләргә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, суд тарафыннан дәүләт файдасына (федераль бюджетка) 240 мең сум штраф түләтү билгеләнгән.
Суд тарафыннан Валерий Погорельцевка карата сәламәтлек саклау органнарында җитәкче вазыйфаларын башкару хокукыннан азат итү турында карар чыгарылмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз