news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Тукай районында кичә үтерелгән хатын-кызны һәм ирен җирләделәр

Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән.

Татарстанның Тукай районында кичә үтерелгән хатын-кызны һәм ирен җирләделәр
Валентин Кулагин

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Тукай районының Мәләкәс авылында 21 яшьлек хатынны һәм аның 25 яшьлек ирен җирләделәр. Бу хакта агентлык хәбәрчесе хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә кич Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән.

Соңрак ир-атны Алабуга районында тапканнар, ул үз-үзенә кул салган булган.

Агентлык хәбәрчесе мәгълүматлары буенча, кызлар белән хушлашу мәрасиме мөселман гореф-гадәтләре буенча оештырылган. Аларны озатырга халык күп җыелган.

Ирне хатыны белән бер кабердә җирләделәр. Авыл халкы ирнең хатынын үтерүенә ышанмый.

Хатынның сеңлесен бүген Ижевскида җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100