news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән автобусның ике йөртүчесе дә имгәнгән

Бәрелешүдән соң автобусның алгы өлеше яньчелгән һәм алгы тәрәзәсе ватылган.

Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән автобусның ике йөртүчесе дә имгәнгән

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән автобусның ике йөртүчесе дә имгәнгән.

Кичә кич Алабуга районында федераль юлда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң автобусның алгы өлеше яньчелгән һәм алгы тәрәзәсе ватылган. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде

Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән автобус йөртүчене һәм аны алуштыручыны хастаханәгә алып киткәннәр. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100