news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер тәүлектә хатын-кыз һәм бала ис газы белән агуланган

Бер очрак Түбән Кама районы Ачы авылында, икенчесе Казаның Тимер юлчылар урамында булган.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлектә ис газы белән агулануның ике очрак теркәлгән. Икесендә дә хатын-кыз белән бала зыян күргән.

Кичә Түбән Кама районы Ачы авылында 78 яшьлек хатын-кызга үз мунчасында ис тигән. Аңа  ис газы белән җиңелчә агуланган дигән диагноз куелган. Хатын-кыз хастаханәгә барудан баш тарткан. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шул ук көнне кич белән Казанда, Тимер юлчылар урамында утын белән җылытыла торган шәхси мунчада бер яшьлек малай зыян күргән. Аны ис газы белән уртача дәрәҗәдә агулану диагнозы белән балалар республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Балага ис тию сәбәбен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot