news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда янгын чыккан фатирдан исерек хуҗаны коткарганнар

2 кв. метрлы аш бүлмәсендә йорт җиһазлары һәм шәхси әйберләр янган.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан фатирдан исерек хуҗаны коткарганнар.

Бүген 10.53 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Димитров урамындагы торак йорттагы фатирларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. 2 кв. метрлы аш бүлмәсендә йорт җиһазлары һәм шәхси әйберләр янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр берничә минутта янгынны сүндергәннәр. Кунаклар бүлмәсендә исерек фатир хуҗасын тапканнар. Аңа битлек кидереп саф һавага алып чыкканнар һәм табибка тапшырганнар.

60 яшьлек ир-атка төтен исенә агуланган дигән якынча диагноз куйганнар. Янгын чыгу сәбәбен һәм фатир хуҗасының шәхесен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100