news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында ике машина бәрелешкәннән соң яшь бала үлгән

Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган.

Чаллы янында ике машина бәрелешкәннән соң яшь бала үлгән

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, яшь бала үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Чаллыдан үз хәбәрчесе сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган. Беренчел мәгълүмат буенча, «Дэу Нексия» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике машина да җимерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Нексия» автомобилендәге ир белән хатын һәм «Лада Гранта» машинасындагы 4 айлык бала һәм аның әти-әнисе зыян күргән. Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.

Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте вакытында әнисе баланы ашату өчен махсус бишегеннән алган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100