news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү һәм Удмуртиядән килә торган йөк машиналары Алабуга районында бәрелешкән

М7 трассасындагы авария аркасында хәрәкәт кыенлашкан.

Мәскәү һәм Удмуртиядән килә торган йөк машиналары Алабуга районында бәрелешкән
пресс-служба «Волго-Вятскуправтодора»

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Алабуга районында Мәскәүдән һәм Удмуртиядән килгән йөк машиналары бәрелешкән, зыян күрүче бар. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итә.

М7 юлында Мәскәүдән килгән «МАН» белән Удмуртиядән «МАЗ» бәрелешкән. Һәлакәттә «МАЗ» йөртүчесен төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

«Волго-Вятскуправтодор» ФКУда хәбәр итүләренчә, М7 юлында Ижевск һәм Пермьга килү юлына кадәр хәрәкәт кыенлашкан. Ижевск ягына баручы автомобильләр аварияне юл кырыеннан әйләнеп уза. Хәрәкәтне ЮХИДИ хезмәткәрләре җайга сала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100