news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Свидетели Иеговы» экстремистик оешмасы әгъзалары кулга алынды

Тентү вакытында полиция хезмәткәрләре өчесендә дә тыелган әдәбият тапканнар, компьютерлар һәм телефоннар алганнар.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Вахитов районы суды Россиядә тыелган «Свидетели Иеговы» сектасының өч әгъзасын кулга алды. Аларны экстремистик оешма эшчәнлеген оештыруда гаеплиләр. Бу турыда суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкка билгеле булганча, тикшерү версиясе буенча, секта Казанда 2018 елның мартында барлыкка килгән.

Гыйнварда тыелган оешма әгъзаларын тоткарладылар. Алар — Казанда яшәүче 57 яшьлек хатын-кыз, Чаллыда туып үскән 44 яшьлек ир-ат һәм аның 38 яшьлек хатыны булып чыккан.

Агентлыкка бирелгән мәгълүмат буенча, кулга алынган ир-ат һөҗүм итеп талау, урлашу, утлы корал урлау һәм үтерү исәбе белән һөҗүм иткән өчен берничә тапкыр хөкем ителгән. Соңгы тапкыр суд аны 12 ел колониягә хөкем иткән булган.

Тентү вакытында җинаятьчеләр фатирында «Свидетели Иеговы» әдәбиятын тапкан. Полиция хезмәткәрләре аларның компьютерларын һәм телефоннарын тартып алган.

Хәзерге вакытта «Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучылар үз гаебен танымаган.

20 гыйнварда Вахитов район суды өчесенә карата да җәза чарасын сайлады. Ир-атны тикшерү изоляторына җибәргәннәр, ике хатын-кыз йорт арестында калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100