news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полицейскийлар бер фатирда өч кешенең мәетенә юлыккан

Хәзерге вакытта аларның ни сәбәпле үлүен тикшерәләр.

Казанда полицейскийлар бер фатирда  өч кешенең мәетенә юлыккан
Соцсети

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда полицейскийлар күршеләрнең үтенече белән бер фатирны ачкан һәм анда ике хатын-кыз белән бер ир-атның мәетенә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, полициягә Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамында урнашкан 23а йортында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Алар беренче каттагы фатирдан бик көчле химикат исе аңкуын әйткән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ишекне ачкан һәм фатирда өч кешенең мәетенә тап булган. Агентлыкка билгеле булганча, ике хатын-кыз һәм бер ир-ат ис газыннан агуланган дип фаразлана. Әмма фаҗиганең башка версияләре дә карала, әйтик, суррогат алкоголь белән агулану очрагы булырга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булучыларның барысы да – бер гаилә әгъзалары: ир, хатын һәм каенана булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot