news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәрхүм хатынының кечкенә оныгын көчләгән ир-ат 13 елга хөкем ителде

52 яшьлек Рафаил Мозаффаров хатыны үлгәннән соң берничә ай дәвамында 8 яшьлек кызны көчләгән.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда мәрхүм хатынының кечкенә оныгын көчләүче ир-ат 13,5 елга рәшәткә артына озатыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016 елда алты яшьлек кызны әбисе тәрбиягә алган. Ике елдан соң әби үлеп киткән һәм бала әбисенең ире – 52 яшьлек Рафаил Мозаффаров белән яши башлаган.

Берничә ай дәвамында, кызга яңа опекуннар тапканчыга кадәр, Мозаффаров даими рәвештә исерткеч эчемлекләр кулланган һәм баланы көчләгән.

Ир-атны тоткарлаганнар. Суд аны 13,5 елга каты режимлы колониягә озату турында карар чыгарган.

Моннан тыш, Казанның Совет районы хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы урынбасарына карата да җинаять эше кузгатылган. Ул 2018 елның март аенда тикшерү вакытында баланың әбисе үлгәннән соң аның опекуны булмаган ир-ат белән яшәвен белгән, әмма бернинди чара да күрмәгән. Кызга яңа опекуннар бары тик 2018 елның августында гына билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100