Казанда 1000ләп кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган

Узган тәүлектә Казанда 703 машина йөртүче һәм 228 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган тәүлектә Казанда 703 машина йөртүче һәм 228 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
43 автомобиль йөртүче тизлек режимны арттырган, 35е – каршы як хәрәкәте полосасына чыккан, 74е – куркынычсызлык ремененнән файдалану кагыйдәләрен бозган, 23е кешеләрне йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган. 14 машина хуҗасы транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган. Бу хакта Казан Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.