news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1400 очрактан артып киткән

Республикада тагы бер ир-ат һәм биш хатын-кыз вафат булган.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын алты үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада пандемия башланганнан бирле үлем очрагы 1401гә җиткән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

1961 елда туган бер ир-ат һәм 1939, 1945, 1946, 1947, һәм 1950 елларда туган биш хатын-кыз вафат булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100