news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трассада калган хатын-кызны һәм аның улын ЮХИДИ хезмәткәре туганнарына илтеп куйган

Янәшәдән узып барган йөртүчеләр гаиләгә ярдәм итү өчен туктамаган, ә якындагы бистәгә кадәр ерак була.

Трассада калган хатын-кызны һәм аның улын ЮХИДИ хезмәткәре туганнарына илтеп куйган
Эчке эшләр министрлыгы

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). ЮХИДИ хезмәткәре Татарстанда трассада туңып калган хатын-кыз белән аның улын туганнарына илтеп куйган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Чүпрәле районында ЮХИДИ хезмәткәре Илнар Сөләйманов юл читендә «аварийка» утлары янып торган машинаны күреп ала. Автомобиль янында әнисе белән яшь егет була. Юл-патруль хезмәте инспекторы туктап ярдәм кирәк булу-булмавы турында сорый.

Автомобильнең ватылуы билгеле була, егет әнисе белән машинаны берничә мәртәбә кабызырга тырышып караган, әмма барып чыкмаган. Озакламый алар өши башлаган. Янәшәдән узып барган машиналар туктамаган, ә якындагы бистәгә кадәр ерак булган.

ЮХИДИ хезмәткәре өшегән гаиләне үз машинасына утыртып җылыткан һәм сүнеп калган машинаны алып китү өчен эвакуатор чакырткан. Шуннан соң инспектор хатын-кызны һәм аның улын туганнары яшәгән якындагы бистәгә алып кайткан. Соңрак алар үзләренә ярдәм иткән ЮХИДИ хезмәткәренә социаль челтәрләрдә рәхмәт белдергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100