news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-ат танышын 19 мәртәбә пычак кадап үтергән

Гаепләнүче танышын исерек килеш үтергән.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче ир-ат фермада танышын 19 мәртәбә пычак кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтте.

Тикшерү версиясе буенча, Алексеевск районындагы фермада дүрт эшче эчеп утырган. Шунда ике ир-ат арасында ызгыш чыккан, нәтиҗәдә бер ир-ат икенчесенә 19 мәртәбә пычак кадаган.

Һәлак булган ир-атның мәетен 21 декабрь төнендә табалар. Озакламый үтерүдә шикләнелгән кешене кулга алалар, ул элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат була. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Якын арада гаепләнүчене сак астына җибәрәчәкләр. Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100