news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда алимент буенча бурычы 1 млн сумга җиткән ир-атны төзәтү эшләренә озатканнар

Ир-ат 2016 елдан алып 2019 елга кадәр өч баланы тәрбияләгән өчен акча түләүдән качып йөргән.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Казанда алимент буенча бурычы бер миллион сумга җиткән ир-атны төзәтү эшләренә озатканнар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 45 яшьлек ир-ат 2016 елдан алып 2019 елга кадәр өч баланы тәрбияләгән өчен акча түләүдән качып йөргән һәм моңа кадәр шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

Нәтиҗәдә, суд аны дүрт айга төзәтү эшләренә озату турында карар чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100