news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда дүрт автомобиль бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Авария бүген көндез Сөембикә проспектында булды.

Чаллыда дүрт автомобиль бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

(Чаллы, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда берьюлы дүрт автомобиль бәрелешкән, ким дигәндә, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Бүген массакүләм юл-транспорт һәлакәте Сөембикә проспектында, «Аптека» тукталышы янында сәгать өчләр тирәсендә булган. Биредә берьюлы дүрт автомобиль бәрелешкән. 9нчы модель «Лада» машинасы юл кырыена төшкән, ә такси автомобиле һәм «Хендэ» җиңел машинасы юлга аркылы чыккан.

Авария шаһитлары сөйләвенчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер пассажир машинаның алгы тәрәзәсеннән чыгып киткән. Авариядә, ким дигәндә, өч кеше имгәнгән. Шаһитлар сүзләренә караганда, зыян күргән ике кешене ашыгыч ярдәм машиналарында хастаханәгә китергәннәр.

Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100