news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада яшәүче 100 меңнән артык акчасын мошенникка күчергән

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Караклык» буенча җинаять эше кузгатылган.

Алабугада яшәүче 100 меңнән артык акчасын мошенникка күчергән
архив/Рамиль Гали

(Алабуга, 23 декабрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада чираттагы караклык очрагы турында билгеле булды. 51 яшьлек хатын-кыз алдакчыларга 119 мең сум акча күчергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ханымга банкның ялган вәкиле шалтыраткан. Мошенник хатын-кызның счетыннан акча алырга мөмкиннәр, һәм моны булдырмас өчен шәхси мәгълүмат һәм кодларны смс аша җибәрергә кирәклеген әйткән.

Ханым бернидән дә шикләнмичә, ул әйткәнне үтәп, акчасыннан колак каккан. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Караклык» буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot