news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

175 гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүчеләргә һөҗүм әзерләүчене тотканнар

20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән һәм фаҗига булган мәктәп янында фатир арендалап яшәгән.

(Казан, 23ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казандагы 175 нче гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүче хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә әзерләнгән егетне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр итте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, 20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән. Ул май аенда атыш булган 175 нче номерлы гимназия янында яшәгән. Ул тәрәзәсеннән гимназиянең ишекләре күренеп торган фатирны арендалап торган.

Мәктәптәге фаҗигадән соң, егет тикшерүчеләрне күзәтә башлый. Аларга һөҗүм әзерли, хәтта корал сатып алу өчен кредит та ала.

Егетне тоткарлыйлар һәм психолого-психиатрия экспертизасына җибәрәләр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, суд егетне Казандагы психиатрия хастаханәсенә дәвалауга урнаштыра.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә Илназ Галәвиев атыш оештырды, фаҗигадә 9 кеше һәлак булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot