420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). Татарстанда 1962 елда туган хатын-кыз республикада коронавирус инфекциясенең 132нче корбаны булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пациентны госпитальгә Covid-19 диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулары кискенләшеп, аның хәле катлауланган.
«Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда тәүлек эчендә 73 кешенең коронавирус белән авыруы ачыклануы турында хәбәр иткән иде.