news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда баганага бәрелгән иномарканың йөртүчесе хастаханәдә үлгән

«Тойота» автомобиленең пассажиры авария урынында ук һәлак булган.

Казанда баганага бәрелгән иномарканың йөртүчесе хастаханәдә үлгән

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда баганага килеп бәрелгән чит ил автомобиленең йөртүчесе хастаханәдә җан биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке унберләр тирәсендә Адоратский урамындагы 1а йорты каршында авария була. «Тойота» автомобиле, тизлеген арттырып, юл читенә чыккан һәм баганага килеп бәрелә. Аның 38 яшьлек пассажиры имгәнә һәм авария урынында ук һәлак була.

«Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган машинаны йөртүче 44 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Иртәнге бишенчеләрдә ул вафат булган», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100