Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә Татарстанның атказанган укытучысы Ираида Смирнова вафат
Ираида Михайловна 1993 елдан бирле 4нче мәктәпне җитәкли.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Авырудан соң Татарстанның атказанган укытучысы, 4нче мәктәп директоры Ираида Смирнова вафат булды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Ираида Смирнованың туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты. Ул Ираида Михайловна искиткеч хатын-кыз, зирәк педагог, үз эшенең остасы булганлыгын әйтте.
«Ираида Михайловна бөтен эштә сәләтле иде, укучылары, хезмәттәшләры, дусларының хөрмәтен казанган кеше. Ираида Михайловнаның кызына, туганнарына һәм якыннарына, аны белгән һәм аның белән эшләгән һәркемгә шундый игелекле, актив һәм якты кеше вафатына бәйле рәвештә, чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм. Без сезнең белән бергә кайгырабыз», — диде Линар Закиров.
Ираида Смирнова 4нче мәктәпне 1993 елдан бирле җитәкли. Ул көчле һәм профессиональ коллектив оештыра алды, аның ярдәмендә белем бирү учреждениесе шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә лидерлар сафында булды.
Район җитәкчесе сүзләренә караганда, Ираида Михайловна шәһәрнең мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 18 ноябрьдә яңа коронавирус инфекциясе аркасында Казанның 80нче мәктәбе директоры Марс Зиннуров вафат булганлыгын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз