news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда аварияне рәсмиләштерү өчен юлда туктаган ир-атларны йөк машинасы бәрдергән

Ир-атларның берсе һәлак булган, икенчесе имгәнгән.

Казанда аварияне рәсмиләштерү өчен юлда туктаган ир-атларны йөк машинасы бәрдергән

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә төнге уникенче яртылар тирәсендә Казанның Ленская урамында, «Химиклар» мәдәният сарае янындагы күпер астында юл һәлакәте булган.

ТР буенча Эчке эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, «ГАЗель» автомобиленең 34 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган, тормозга басарга өлгермәгән. Ул аварияне рәсмиләштерү өчен юлда туктаган 26 яшьлек ике ир-атка килеп бәрелгән. Шуннан соң йөк машинасы «Лада» һәм Volkswagen автомобильләренә бәрелгән.

Осиново бистәсендә яшәгән 26 яшьлек ир-ат һәлак булган.

«Авариядә шулай ук Ульяновск өлкәсеннән килгән 26 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар», - дип ачыклык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100