news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ике полиция бүлегендә җитәкчеләр алышынды

Яңа башлыкларны «Савиново» һәм «Сафиуллин» бүлекләренең шәхси составына тәкъдим иттеләр.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанның ике полиция бүлегендә җитәкчеләр алышынды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа башлыкларны «Савиново» һәм «Сафиуллин» бүлекләренең шәхси составына тәкъдим иттеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин бүлекләрне профессионаллар җитәкләячәк, алар элеккеге эш урыннарында үзләрен яхшы күрсәтте, диде.

«Савиново» полиция бүлеге начальнигы итеп полиция подполковнигы Руслан Летфуллин билгеләнде. Полициядә ул уналты ел эшли инде. Башта Чаллыда участковый, аннары – икътисад һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәләрендә оператив хезмәткәр була. «Ямашев» полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкли, ә аннары «Мәскәү» һәм «Зареченский» бүлекләрендә начальник урынбасары була.

«Сафиуллин» полиция бүлеген полиция полковнигы Айрат Кәримов җитәкләде, ул элек «Савиново» бүлегендә эшләде. Эчке эшләр органнарында хезмәт итүне ул 2006 елда Совет районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные итеп башлый. Ул шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең 1нче «Авиатөзелеш», 14нче «Дәрвишләр» полиция бүлегендә территориядә җинаятьләрне тикшерү башлыгы булып хезмәт иткән.

Чарада Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, Идел буе районнары хакимияте башлыклары, район судлары һәм прокуратура вәкилләре, тикшерү бүлекләре җитәкчеләре һәм полиция бүлекләренең шәхси составы катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100