news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике машина ауган

Һәлакәт Ферма шоссесында көндез сәгать өчтә булган.

Казанда ике машина ауган

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанда бер машина икенчесен узарга тырышканда икесе дә ауган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт Ферма шоссесында көндез сәгать өчтә булган.

Руль артында 23 яшьлек егет булган «Мерседес» һәм 32 яшьлек ир-ат йөрткән «Нива» машиналары бәрелешкән.

«Автомобильләр берьяклы хәрәкәт юлы буйлап барган. „Мерседес“ алга чыгарга тырышкан, әмма ян яктан куркынычсыз интервал сайламаган», — дип сөйләделәр агентлыкка шәһәр автоинспекциясендә.

Бәрелешкәннән соң чит ил машинасы әйләнеп капланган, ә «Нива» ян ягына ауган. Ике шофер да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100