news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада ике йөк машинасы белән авариядән соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелгән

Иномарканың йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән.

Буада ике йөк машинасы белән авариядән соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелгән

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буа районында ике йөк машинасы белән авариягә очраганнан соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелеп чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, авария бүген көндезге ун тирәсендә булган. Юл чатында ике йөк машинасы — Чувашиядән килгән «КАМАЗ», Краснодар крае номеры куелган «Мерседес» фурасы һәм «Шевроле» автомобиле бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина шактый җимерелгән. Бәрелешүдән соң аның двигате өзелеп чыккан.

Авариядә җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot