news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда табиблар мармелад белән тончыккан 2 яшьлек малайны коткарган

Малай мармелад белән тончыккан, телен тешләгән һәм суламый башлаган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә кич, Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары мармелад белән тончыккан 2 яшьлек малайны коткарган.

Баланы хастаханәгә әтисе алып килгән. Ул сөйләгәнчә, малай мармелад белән тончыккан, телен тешләгән һәм суламый башлаган.

Малайга реанимацияне табиб Ринат Фазлыев ясаган. Бала үзлегеннән сулыш ала башлый. Аны Балалар клиник хастаханәсенә күчерергә әзерлиләр.

«Кабул итү бүлегеннән кулына бала күтәргән шәфкать туташы керде. Малай зәңгәрләнеп беткән, суламый иде. Мин Геймлих алымын кулландым. Мармелад тын юлларыннан чыкты», — дип сөйләде реаниматолог Ринат Фазлыев.

«РКБ олыларга ярдәм күрсәтә торган хастаханә булуга да карамастан, кабул итү бүлеге хезмәткәрләренең тиз реакциясе аркасында баланы коткарып калып булды», — диделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100