news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил ике авыл мәктәбенең түбәсен өлешчә куптарып ташлаган

Шулай ук җирле мәдәният йорты бинасы зыян күрде

Татарстанда көчле җил ике авыл мәктәбенең түбәсен өлешчә куптарып ташлаган

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Республиканың Әгерҗе районында ике мәктәп һәм бер мәдәният йорты түбәләрен көчле җил җимерде. Өч хәтәр турында мәгълүмат 112 номерына килде.

Салагыш авылында 160 кв.м мәйданлы җирле мәктәпнең түбәсе җимерелде.

Шундый ук хәл Тирсә авылында да булды. Биредә дә җирле мәктәпнең түбәсен көчле җил өлешчә кубарып алган. Моннан тыш, шул ук авылда җирле мәдәният йорты бинасы зыян күрде: бинадан җил 80 кв.м мәйданлы түбәне куптарган.

Барлык өч инцидентта да зыян күрүчеләр булмаган, торгызу эшләре район хакимияте контролендә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, ТР архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белән мәгълүмати хезмәттәшлек оешкан төстә алып барыла.

Кичә кич белән ТР Ютазы районында да шундый ук хәл булган. Кече Урыссу авылы урта мәктәбенең дә түбәсе җимерелгән. Бер кеше дә зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100