news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген иртән Татарстандагы бер предприятиедә ике эшченең мәетен тапканнар

Ике кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Бүген иртән Татарстандагы бер предприятиедә ике эшченең мәетен тапканнар

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртәнге биштә Татарстанның Тукай районы Югары Суыксу авылында коры катнашмалар җитештерү предприятиесендә пычак белән кадап үтерелгән ике эшченең мәетенә юлыкканнар.

Фаҗига булган урынга район прокуроры Айрат Галимәрданов килгән. Мәрхүмнәрнең Мөслим районыннан килгән эшчеләр булуы ачыкланган. Ике кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Тиздән әлеге җинаятьтә шикләнелгән кешенең эзенә төшкәннәр – ул Минзәлә районында яшәүче, шундый ук җинаять өчен моңарчы да хөкемгә тартылган ир-ат булып чыккан. Эшне тикшерүне күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100