news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда базга төшкән сыерны манипулятор ярдәмендә чыгарганнар

Коткаручылар хайванны аркан белән бәйләгән һәм аны баздан чыгарган.

Татарстанда базга төшкән сыерны манипулятор ярдәмендә чыгарганнар
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда базга төшкән сыерны манипулятор ярдәмендә менгерергә туры килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Кече Бөгелмә авылында шәхси йортның тирән базына сыер егылып төшкәнлеге турында хәбәр алынган.

Чакыру буенча килгән 7нче отряд  коткаручылары хайванны аркан белән бәйләгән һәм манипулятор ярдәмендә аны баздан чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100