news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче бер ханымны сатып алынган виноград тәлгәшенә яшеренгән чаян тешләгән

Табиблар зыян күрүчегә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәткән, аның тормышына берни дә янамый.

Казанда яшәүче бер ханымны сатып алынган виноград тәлгәшенә яшеренгән чаян тешләгән
социаль челтәрләр

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ханымны сатып алынган виноградта яшеренгән чаян тешләгән. Бу хәл турында ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә сөйләде.

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, виноград «Пятерочка» челтәре кибетләренең берсендә сатып алынган. Сәүдә ноктасының адресын ул әйтеп тормаган.

Ботакта утырган үрмәкүч сыман чаянны күреп булмый диярлек, ди ул. «Күрмәсәң, ул шул төс белән тәңгәлләшкән», – дип аңлата язма авторы.

«Сак һәм уяу булыгыз. Кибеткә карата бернинди тикшеренүләр дә булмады. Бу “виноград кунагы“ ның бер генә очрагымы икән, мондый хәл кабатланырга мөмкинме, билгеле түгел», – дип киңәш итте Татарстан башкаласы халкына пост авторы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га чаян тешләгән пациентканы ашыгыч ярдәм бригадасы Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлегенә уртача авырлыктагы хәлдә алып килгән,- дип сөйләделәр.

«Табиблар аңа кирәкле медицина ярдәмен күрсәттеләр. Хәзерге вакытта пациенткага берни дә янамый», – дип искәрттеләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100