news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Авария кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Тэц урамындагы күпердә булган.

Казанда ике җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Аларның сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Левченко бистәсе борылышы янында Тэц урамындагы күпердә булган. Биредә зур тизлек белән «Лада» һәм «Мазда» капма-каршы бәрелешкән. Ике автомобиль дә юлда әйләнеп баскан, алар машиналар йөри торган юлның бөтен өлешен диярлек каплаган.

«Лада» шоферы кысылып калган. Үзләре аны чыгара алмаган. Нәтиҗәдә коткаручылар ярдәмгә килгән. Әлеге шоферны һәм тагын ике зыян күрүчене Ашыгыч ярдәм машиналарында хастаханәгә алып киттеләр», — дип аңлаттылар авария шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100