news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада биш яшьлек бала 15нче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән

Фаҗига җомга көнне көндез шәһәрнең Елга яры буе урамындагы 25нче йортта булган.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Уфада биш яшьлек кыз бала 15нче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интерфакс хәбәр итүенчә, фаҗига җомга көнне көндез шәһәрнең Елга яры буе урамындагы  25нче йортта булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әти-әнисе өйдән беразга гына чыккан булган. Бу вакыт эчендә кыз тәрәзә төбенә менә һәм тәрәзәдән егылып төшә. Алган җәрәхәтләрдән бала шунда ук үлгән.

Тикшерү-оператив төркем бәхетсезлек очрагы шартларын билгели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100