news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә Белоруссиядән помидор кертүне тыйдылар

Пепино мозаикасы вирусы җиләк-җимеш, орлыклар һәм үсентеләр белән тарала.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге пепино мозаикасы вирусы ачыклану сәбәпле, Белоруссиянең «Дорорс» компаниясенә яңа өлгергән томатлар кертүгә вакытлыча чикләүләр кертә, диелә ведомство хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россиядә фитосанитар иминлекне саклау һәм карантин объекты таралуга юл куймас өчен Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге 2021 елның 26 июленнән Белоруссия республикасының күрсәтелгән экспортерыннан яңа өлгергән томатлар кертүгә вакытлыча чикләүләр кертә», — диелгән хәбәрдә.

Әлеге чара Белоруссия ягы тикшеренүләр уздыруга һәм Россия хезмәтенә үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат бирүгә кадәр гамәлдә булачак. 

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге вирусның Белоруссиядән кергән помидорга фитосанитар контроль үткәргәндә ачыклануын хәбәр итә. Продукция Белоруссиянең орлыкчылык, карантин һәм үсемлекләрне яклау буенча баш дәүләт инспекциясе тарафыннан бирелгән фитосанитар сертификатлар белән озатылган булган.

2021 елның 7 июленнән томатның көрән җыерчыклылыгы һәм пепино мозаика вирусы Россия һәм ЕАЭС илләре өчен карантин объектлар исемлегенә кертелде. Авыру уңдырышлылыкны 70-80 процентка, аерым очракларда-теплицада уңышны югалтуга китерә. Вирус җиләк-җимеш, орлыклар һәм үсентеләр белән тарала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100