news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда экскаватор юлга чыккан җәяүлене бәрдергән, ир һәлак булган

Авария нәтиҗәсендә 56 яшьлек җәяүле алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат булды.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Бүген иртәнге җиденче яртылар тирәсендә Чаллыда КАМАЗ проспектында экскаватор юлга чыккан җәяүлене бәрдергән, ир һәлак булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 31 яшьлек экскаватор йөртүчесе юлның уң як полосасы буйлап барган. Юлга кинәт җәяүле чыккан. Шофер ир-атны бәрдерә дә.

Авария нәтиҗәсендә 56 яшьлек җәяүле алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot