news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә яшүсмерләр инвалидтан акча тартып алган

Берникадәр вакыттан соң талаган яшүсмер акчаны кире кайтара.

(Яшел Үзән, 23 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә 2008 елда туган дүрт яшүсмер 30 яшьлек инвалидны талаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ир-ат кибеткә килгән була, анда аны балигъ булмаган яшүсмерләр күреп ала. Ир-атны күзәтеп барып, егетләрнең берсе йөгереп килә дә, аның кулыннан 300 сум акчасын тартып ала. Зыян күрүче кире кибеткә килә һәм булган хәл турында сөйләп бирә.

Берникадәр вакыттан соң талаган яшүсмер акчаны кире кайтара. Барлык дүрт балигъ булмаган баланың шәхесләре ачыкланган.


news_right_1
news_right_2
news_bot