Чувашиядә Татарстаннан килүче җиңел автомобиль юл читенә төшеп капланган

Юл һәлакәте кичә республиканың Янтык районында булган.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Чувашиядә Татарстаннан килүче «Хендэ» автомобиле юл читенә төшеп каплану нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир һәлак булган. Бу хакта Чувашия Республикасы ЮХИДИ идарәсенең Инстаграм социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Кичә 21.30 сәгатьтә Чувашиянең Янтык районында «Хендэ» автомобиленең йөртүчесе идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм юл читенә төшеп капланган», - диелә социаль челтәрдәге рәсми сәхифәдә.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир шунда ук үлгән.