news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике районында көчле җил ферма һәм йорт түбәләрен кубарып аткан

Табигый бәла-каза вакытында имгәнүче кешеләр булмаган.

Татарстанның ике районында көчле җил ферма һәм йорт түбәләрен кубарып аткан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Актаныш районының Чалманарат авылында көчле җил ферманың түбәсен кубарып аткан.

15.47 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шул хакта хәбәр иткәннәр.

Барлыгы 2,5 мең кв. метр түбәгә зыян килгән. Давыл вакытында фермада терлекләр булмаган, аларны көтүгә чыгарганнар.

Моннан тыш, шул ук авылда шәхси йортның 180 кв.метр мәйданда түбәсенә зыян килгән.

Табигый бәла-казада имгәнүчеләр булмаган.

Мамадышта көчле җил агачны аударган һәм 18 кв.метр мәйданда йорт түбәсен куптарган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100