news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкына яшен вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерәләр

Синоптиклар фаразлавынча, 24 июньдә көндез һәм кичен Татарстанда урыны белән көчле җил һәм яшен булуы көтелә.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразлавынча, 24 июньдә көндез һәм кичен Татарстанда урыны белән көчле җил һәм яшен булуы көтелә. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе татарстанлыларга һава торышы начарланган вакытта үзеңне саклау кирәклеген искәртте.

Көчле җил чыкканда өйдә торырга киңәш ителә, тәрәзә һәм ишекләрне ныгытып ябарга кирәк. Урамда булганда реклама, элмә такталарыннан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз. Автомобильне зур агачлар янында калдырмагыз.

Әгәр яшен вакытында урамда машинада, мотоциклда яки велосипедта калсагыз, туктагыз һәм яшенле яңгыр узганны көтегез. Ачык җирдә сулыклардан ераграк җиргә ятарга киңәш ителә, чөнки су яшен өчен яхшы үткәргеч булып тора.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ерак араларга барудан баш тартып тору хәерле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100