news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәүлек эчендә Татарстан сулыкларында дүрт ир-ат батып үлгән

Салкын суда көзән җыеру – батып үлүнең төп сәбәпләренең берсе.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак).ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе салкын суда коену – тормыш өчен зур куркыныч, дип кисәтә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, тәүлек эчендә Татарстанда дүрт ир-ат батып үлгән.

Кичә көндез Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында Минзәлә елгасында ир-ат батып үлгән. Туганнары мәетне судан үзләре алып чыга, коткаручыларның ярдәме кирәк булмый.

Кич белән Казанда тагын ике очрак булды. Ашыгыч махсус хезмәтләрне чакыру 112 номерына Юдинода Зөбәрҗәт күлдә батып үлүче турында хәбәр алынган. Водолазлар ярдан 15 метр ераклыкта 9 метр тирәнлектә 19 яшьлек егет мәетен таба. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

Төнге сәгать унынчыда полицейскийлар Иделдәге Маркиз утравы тирәсендәге тагын бер мәет табып ала. 2нче зона отряды коткаручылары батучыны ярдан 300 метр ераклыкта тапкан. Фаҗига урынына килгән хатын үлгән кешенең берничә көн элек югалган 41 яшьлек улы булуын таный.

Соңгы очрак Аксубай районында булды. Киса авылында яшәүчеләр Кисинка елгасыннан батып үлгән ирнең мәетен алып, полицейскийларга тапшырган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, салкын суда көзән җыеру – батып үлүнең төп сәбәпләренең берсе. Моннан тыш, салкын суга чумганнан соң кешенең йөрәге туктарга яки сулыш алалмаска мөмкин.

Су янында сак булырга кирәк. Сулык төбендә чокырлар, һәм башка чит әйберләр булуы ихтимал. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ярда һәм су коеныр алдыннан хәмер эчмәскә киңәш итә. Кечкенә балаларга махсус контроль кирәк, аларның бату ихтималы бик зур.

Рәсми пляжларда коткару постлары урнаштырылган, су төбе чистартылган һәм кирәкле көнкүреш инфраструктурасы булдырылган. Моннан тыш, җәй дәвамында шундый пляжларның һәркайсында көн саен коткаручылар кизү торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100