Социаль челтәрләрдә Отар бистәсендәге зур күбек массасы фотолары пәйда булды

Шаһитлар сүзләренә караганда, кайбер урыннарда күбек массасының биеклеге өч-дүрт метрга җитә.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Шаһитлар социаль челтәрләрдә зур күләмле күбек массасының фотоларын урнаштырган. Бу хәл Казанның Отар торак бистәсендә булган, дип хәбәр ителә.

Шаһитлар сүзләренә караганда, кайбер урыннарда күбек массасының биеклеге өч-дүрт метрга җитә.