news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында трактор юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе үлгән

Ир-атның трактор йөртү өчен таныклыгы булмаган.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт районының Яңа Елань авылында трактор катнашында юл һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча 55 яшьлек ир-ат шәхси йорт ишегалдыннан чыгып барганда идарәсен югалткан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тракторчы җитди имгәнүләр алган һәм һәлакәт урынында ук үлгән.

Ир-ат трактор белән таныклыгы булмаган килеш идарә иткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100