Татарстан юлында җиңел машина пошины бәрдергән

Авария Казан – Яшел Үзән трассасында булган.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар агентлыкка белдергәнчә, авария Казан – Яшел Үзән трассасында, Йошкар-Олага борыла торган юл тирәсендә булган.

Шаһитлар җибәргән фотода пошиның яшь икәнлеге күренә.